Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2020, 10:35

Путин коллекторларны контрольгә алырга кушты

Владимир Путин Федераль суд приставлары хезмәте башлыгы Дмитрий Аристовка йөкләмә бирде

РФ Президенты Владимир Путин коллекторлык оешмалары эшчәнлеген контрольгә алырга кушты, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.
Путин Федераль суд приставлары хезмәте башлыгы Дмитрий Аристовка әнә шундый йөкләмә бирде.
«Миңа үз тәкъдимнәрегезне китерегез. Мин, әлбәттә, сезгә ярдәм итәчәкмен. Этаплап булырга тиеш, әлбәттә, әмма бу эш башкарылырга тиеш. Коллекторлык оешмалары эшчәнлеге кайвакыт чиктән чыга. Моны контрольгә алырга кирәк», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы Федераль суд приставлары хезмәте директоры белән очрашуда.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: