Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2020, 16:25

Башкортстанда Шәехзадә Бабичның тагын бер музее ачыла

Быел шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел була

Быел күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел була. Бу уңайдан Башкортстанның Мишкә районының Кигазытамак авылында Шәехзадә Бабич музее ачыла. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан корылтаеның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Бу авылда 2005 елда ук шагыйрьгә багышланган мәктәп музее ачылган. Быелдан музей аерым бинада эшли башлаячак.
Сакланып калган шәҗәрә буенча Кигазытамакта яшәүчеләрнең күбесе — Бабич нәселеннән. Биредә Шәехзадә Бабичның әтисе Мөхәммәтзакир туган һәм җирләнгән.
Яңа музей ачылу тантаналы чараларның берсе булачак. Аны «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме дәвам итәчәк. Аннан соң авылда хезмәт кешесе батырлыгына һәм фидакарьлегенә багышланган һәйкәл ачыла.
Авылда Бабичлар гаиләсе вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен һәм башка дәрәҗәле кунаклар килүен көтәләр, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: