Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2020, 16:35

Мордовиянең Татар Акашы авылында яңа мәчет ачылды

Шушы авылда туып-үскән Алия Кузовкина һәм Мөнирә Агиева мәчет төзелешен башлап йөргән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән

Мордовиянең Татар Акашы авылында яңа мәчет ачылды. Мәчетне изге Рамазан аенда ачарга планлаштырган булганнар, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәчетне ачу тантанасын кичектерергә туры килгән. Бу турыда Русия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчет узган елның язында төзелә башлаган иде. 1848 елда төзелгән иске агач мәчетнең тузган бинасын җимергәннәр. Ике елда яңа мәчет төзегәннәр. Анда 50 кеше сыя.
Мәчет төзелешен авылда туып-үскән Алия Кузовкина һәм Мөнирә Агиева башлап йөргән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән. Шулай ук төзелештә авыл халкы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташлар да ярдәм иткән.
Тантаналы чараны Казан ислам университетын тәмамлаган Коръән-хафиз Әхмәт Бәдретдинов Изге Коръән аятьләрен уку белән башлап җибәргән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: