Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 18:15

Башкортстанда торлак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре суык кышка әзерләнә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә торлак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә мөрәҗәгать итте

«Торлак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төп бурычы – кышкы мизгелгә әзерләнү. Шуңа күрә, әйдәгез, моның белән ныклап шөгельләник. Синоптиклар кышның суык булачагын фаразлый. Без шушы мизгелне әйбәт үтәргә тиешбез», — дип белдерде ул киңәшмә барышында.
Моннан алда хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда пандемия һәм грипп, ОРВИ эпидемиясе аркасында йортларга һәм социаль объектларга җылыны иртәрәк бирә башлаулары ихтимал. Мәсәлән, 15 сентябрьгә барлык төбәк хезмәтләре җылыту мизгеленә тулысынча әзер булырга тиеш. Уфада бу вакытка барлык социаль учреждениеләргә җылы бирү планлаштырыла.
«15 сентябрьгә җылы бирү өчен барлык нәрсә әзер булсын. Тәү чиратта социаль учреждениеләрне җылытачакбыз. Барысы да һава шартларына бәйле», — дип билгеләде Уфа мэры Өлфәт Мостафин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: