Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 10:15

Мәгариф министрлыгы укытучылардан коронавируска каршы прививка ясатуны таләп итмәячәк

Евгений Семченко шулай ук ата-аналарга, мәктәптә акча җыюга бәйле проблема белән очрашсалар, шунда ук прокуратура, мәгариф идарәсенең җирле органнары һәм Мәгариф министрлыгына хәбәр итәргә кушты

Русия Мәгариф министрлыгы укытучылардан коронавируска каршы прививка ясатуны таләп итмәячәк. Бу хакта «Российская газета» РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченкога сылтама белән хәбәр итә.
«Прививка һәрвакытта да ирекле нигездә ясала. Күп кенә субъектларда яшәүчеләр әлеге анализларны мәктәп администрацияләренә кешенең сәламәт икәнлеге хакында хәбәр итү өчен генә түгел, ә үз сәламәтлекләреннән чыгып та тапшырды инде. Беркем дә коронавируска каршы прививка ясатырга мәҗбүр итми. Бу – һәркемне үз эше. Теләсә – ясата, теләмәсә – баш тарта», - диде Семченко.
Шул ук вакытта, ул педагогларга барыбер дә гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итте.
Евгений Семченко шулай ук ата-аналарга, мәктәптә акча җыюга бәйле проблема белән очрашсалар, шунда ук прокуратура, мәгариф идарәсенең җирле органнары һәм Мәгариф министрлыгына хәбәр итәргә кушты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: