Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 16:45

Республикада 1 сентябрь алкоголь сатылмаячак

Башкортстанда 1 сентябрьдә — Белем көнендә — алкоголь сату тыела

Бу көндә республика законы белән төбәк биләмәсендә алкоголь продукциясен ваклап сату тыела.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, былтыр яз Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары «Башкортстан Республикасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аларның әйләнеше өлкәсендәге эшмәкәрлекне көйлү һәм алкогольле продукцияне куллануы чикләү турында» республика законының 6.2нче статьясына үзгәрешләр кертү турында» Закон кабул итте.
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, Яшьләр көнендә — 27 июньдә, Белем көнендә һәм сабантуйлар үткәрелгән көннәрдә магазиннарда алкоголь сату тыелды. Чикләү яңа ел каникулларына да кагылды.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: