Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2020, 19:05

Метеоролог быел Русиядә кышның салкын булачагы турында белдерде

Белгеч фикеренчә, көзге айлар салкынча булачак, ә ноябрь башында тәүге суыклар көтелә

Русиялеләрне салкын кыш көтә, ә тәүге суыклар ноябрьнең беренче ункөнлегендә үк башланырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru сайты метеоролог һәм климатолог Екатерина Пестряковага сылтама белән хәбәр итә.
«Кыш 90 процент салкын булачак, чөнки җәй эссе килде. Әмма салкыннар кыш буе дәвам итәр дип уйламыйм. Озакка сузылган яңгырлардан чыгып фикер йөрткәндә, җепшек көннәр дә булачак, - дип саный Пестрякова. - Быел кыш ноябрьдә үк башланыр дип уйлыйм».
Ул Русия Гидрометеоүзәгенең дә көчле салкыннар турында алдан хәбәр итүен искәртте.
Көз салкынча булачак: җылы көннәр берничә көн генә дәвам итәчәк, шуннан соң акрынлап суытачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: