Барлык яңалыклар
Новости
2 сентябрь 2020, 15:45

Башкортстан синоптиклары өч көнгә һава торышын хәбәр итте

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 2 сентябрьдә төнлә явым-төшем фаразланмый

Көндез бераз яңгыр явуы көтелә, урыны белән яшен, көньякта явым-төшемсез. Җил көнбатыштан юнәлешен төньякка үзгәртеп талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, төньякта +7гә тиклем, көндез +17, +22 градус, республиканың көньягында +25, +30 градус.
3 сентябрьдә, пәнҗешәмбе, явым-төшем көтелмәй. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус. Синоптиклар урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0,-2гә тиклем кырау төшүен фаразлый, көндез +13, +18 градус.
Җомга, 4 сентябрьдә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0,-2гә тиклем кырау төшүе фаразлана, температура көндез +13, +18 градус, төнлә +3,+8 градус.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: