Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 13:05

Синоптиклар Үзәк Русиягә әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте

Русия гидрометеорология хезмәте көз көне җылы һава торышының ике чоры булачак, дип фаразлый

Синоптиклар Үзәк Русиягә әбиләр чуагы 9 сентябрьдән соң килергә мөмкин, дип фаразлый. Мондый фаразны Русия гидрометеорология хезмәтенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакин «РИА Новости» агентлыгына җиткерде.
«Хәзер модельләр беренче декада ахырында — икенче декада башында, ягъни 9-10-11 сентябрьдә антициклон килергә тиешлеген күрсәтә», - дип китерә агентлык Варакин сүзләрен.
Антициклон үзәк Русиядә җиде көнгә кадәр тоткарланачак, тик әлегә әбиләр чуагы дәвамлылыгы турында төгәл фараз бирергә иртә.
Синоптик бу әбиләр чуагының беренчесе булыр, ә икенчесе көзнең икенче яртысында килер дип фаразлый. Бу явым-төшемсез кояшлы көннәр арасында яңгырлы чор булырга мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: