Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2020, 10:55

Русиядә китапларны сатып алганчы фотога төшерүне тыярга ниятлиләр

Күчермәләрен алуны тыю китап һәм башка вакытлы булмаган матбугат басмаларын сатучыларны якларга мөмкинлек бирәчәк

Русия кибетләрендә сатып алганчы китапларны фотога төшерүне һәм күчермәсен ясауны тыярга ниятлиләр. Әлеге чара китап һәм башка вакытлы булмаган басмалар сатучыларны якларга мөмкинлек бирәчәк. Тиешле карар проекты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Бу хакта хокукый актлар проектларының рәсми порталында хәбәр ителә.
«Сәүдә объектлары территориясендә сатып алганчы китаплар һәм вакытлы булмаган матбугат басмаларын (брошюралар, альбомнар, картографик һәм нота басмаларын, календарьлар, буклетлар) күчермәсен ясарга һәм фотога төшерергә ярамый», — дип хәбәр ителә документта.
Моннан тыш, карар проектында кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлеген раслау тәкъдим ителә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: