Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2020, 12:20

Уфа «Нур» татар театры яңа музыкаль комедия әзерли

Мөдәррис Багаев пьесасы буенча музыкаль комедия премьерасы 2020 елның 9, 10 һәм 23 октябрендә булачак

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Мөдәрис Багаевның «Әтинең кызына өйләнәм» пьесасы буенча музыкаль комедия премьерасына әзерлек бара. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Премьера 2020 елның 9, 10 һәм 23 октябрендә булачак.
Спектакльне режиссер Илдар Вәлиев, композитор Урал Иделбаев, рәссам Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссам Наталья Степанова, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина куя.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: