Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2020, 11:05

Русия Хөкүмәте авария хәлендәге торактан күчерүгә 50 млрд сум акча бүлеп бирде

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла

Авария хәлендәге торактан күчерүгә быел өстәмә акча юнәлдереләчәк. Бу турыда Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.
«2020 елда Русия Төзелеш министрлыгына Русия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан 50 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләрен бүлеп бирергә. Бу акча «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» федераль проекты кысаларында өчен авария хәлендәге торак фондыннан тизрәк күчерү максатына бирелә", диелгән Хөкүмәт карарында.
Министрлар Кабинетында билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар өстәмә рәвештә 1,16 миллионга якын яраксыз кв. метрдан күчерергә мөмкинлек бирәчәк.
Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак фондының яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы рәвештә кыскартуны тәэмин итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Русия Президенты белән әңгәмәдә Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев белдергәнчә, 2020 елдан башлап Русия Төзелеш министрлыгы авария хәлендәге тораклардан ел саен 1 млн квадрат метрдан артык торактан күчерергә планлаштыра.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: