Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2020, 19:50

Русиядә коронавируска каршы көрәшергә ярдәм итүчеләргә өстәмә акча түләнәчәк

Ул уртача айлык керемнең 20-100 процентын тәшкил итәчәк

Русиядә коронавируска каршы көрәшергә ярдәм итүче хезмәткәрләр, шул исәптән хәрби хезмәткәрләр яңа өстәмә түләүләр алачак. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Президент йөкләмәсе кысаларында тиешле карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
«Федераль хакимият органнары карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр һәм коронавирус белән авыручыларга ярдәм итә яки яңа инфекция таралуга каршы көрәштә катнашучы башка белгечләр аерым хезмәт шартлары өчен стимуллаштыручы түләүләр алачак», диелгән хәбәрдә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Оборона министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Куркынычсызлык хезмәте һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте карамагындагы оешмалар турында сүз бара. Мондый учреждение хезмәткәрләре хастаханә һәм поликлиника табиблары белән беррәттән яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә җәлеп ителгән.
Аларның күбесе авырулар белән турыдан-туры эш итә, шуңа күрә аларны махсус түләүләр белән тәэмин итү турында карар кабул ителде.
«Шулай ук Михаил Мишустин имзалаган боерык буенча хөкүмәтнең резерв фондыннан моның өчен 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Түләү күләме уртача айлык керемнең 20 проценттан 100 процентка кадәргесен тәшкил итәчәк һәм белгеч вазифасына бәйле булачак», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: