Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2020, 19:15

Башкортстанда коронавирус йоктырган 300дән артык укучы дистанцион укуга күчте

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктырган 323 укучы өйдән торып укуга күчте

COVID-19 белән чирләү очраклары Ишембай, Мәләвез һәм Иглин районнарында теркәлгән, дип хәбәр итте мәгариф министры Айбулат Хажин.
«Һәр очракта алгоритм буенча эш ителә. Ике сәгать эчендә Роспотребнадзорның территориаль идарәлегенә һәм Саулык саклау министрлыгына мәгълүмат җибәрелә. Бәйләнештә булганнар, шул исәптән укытучы (кирәк булса) дистанцион режимга күчә. Мәктәпкәчә учреждениеләр белән дә шулай», — диде Башкортстанның Мәгариф министрлыгы җитәкчесе.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: