Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2020, 16:10

Гидрометеоүзәктә Идел буе округында -4 градуска кадәр кырау төшәчәген фаразладылар

Русиянең үзәк өлешендә атна ахырында һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итәчәк

Дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр Идел буе федераль округында көннәрнең кисәк суытуы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
7-9 сентябрьдә Идел буе федераль округында -2 градустан -4 градуска кадәр кырау көтелә.
Моннан тыш, бүгенге көн Русиянең үзәк өлеше өчен бу атнада иң соңгы җылы көн булачак. Алга таба әлеге территориядә атна ахырына сизелерлек суытып, һава температурасы +10..+15 градус кына тәшкил итәчәк.
«Европа территориясенең көньягында эссе (+30 градустан югары), хәтта җәйге һава торышы дәвам итә, әмма Краснодар краенда һәм Ростов өлкәсендә интенсив явым-төшем күзәтеләчәк. Кара диңгез буенда да шундый һава торышы хакимлек итәчәк», - диде Вильфанд.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: