Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2020, 11:45

Октябрьдә Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә

11 октябрьдә Республика көнен билгеләү уңаеннан Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә

11 октябрь — Республика көне — Башкортстанда эшләмәгән ял көне булып тора.
Быел 11 октябрь якшәмбегә туры килә, шуңа күрә эшләмәгән бәйрәм көне дүшәмбе 12 октябрьгә күчерелә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 октябрь ял дип исәпләнә.
9 октябрьдә эш көне кыскармый.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: