Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2020, 10:35

Башкортстанда игеннең уңышы 4 миллион тоннадан артуы ихтимал

Быелгы уңыш соңгы берничә елда иң югарыларның берсе булырга вәгъдәләй

Бөтен культураларны җыю тәмамлангач, аның 4 миллион тоннандан артып китүе ихтимал. Башкортстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәйданнарның 80% җыеп алынуы хакында сөйләде. Бу – 1 миллион 415 мең гектар. Уңыш җыю темпы Русиянекенә тап килә.
Республиканың ун районы 100 мең тоннадан артык яңа уңыш җыйган. Мәсәлән, Илеш районында игеннең тулаем җыемы 167 мең тоннадан, Чакмагышта — 159 мең тоннадан, Стәрлетамак районында 155 мең тоннадан күбрәк. Чакмагыш, Илеш, Кырмыскалы, Бүздәк, Дәүләкән, Дүртөйле районнары, гадәттәгечә, иген культуралары уңышы буенча алдынгы урыннарда.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: