Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2020, 19:55

Русиядә коронавируска каршы вакцинаның җиңеләйтелгән версиясе булдырылачак

Вакцинаны сынауның өченче этабы барышында аның «барлык яшь һәм гендер төркемнәре» вәкилләренә йогынтысы өйрәнеләчәк

Русиядә Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның җиңеләйтелгән һәм балаларга туры килә торган версиясен булдырачаклар. Ул «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») дип атала. Бу хакта Sputnik радиосы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге препаратны уйлап тапкан Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәгенең бүлек мөдире, профессор Александр Бутенкога сылтама белән хәбәр итә.
Вакцинаны сынауның өченче этабы барышында аның «барлык яшь һәм гендер төркемнәре» вәкилләренә йогынтысы өйрәнеләчәк. «Аны куллануның мөмкин булган барлык вариантларын тикшерергә кирәк», - дип аңлатты галим.
Шуннан соң тикшеренүчеләр препаратның балаларга туры килә торган вариантын эшләү белән шөгыльләнәчәк.
Белгеч сүзләренчә, эш шунда ки, балаларның тән авырлыгы өлкәннәрнеке белән чагыштырганда кимрәк, шунлыктан аларга доза да азрак билгеләнә. Аларның иммун системасы да әле ныгып җитмәгән булырга мөмкин, дип өстәде ул.
Коронавируска каршы дөньяда беренче «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») вакцинасын Гамалея исемендәге үзәктә уйлап таптылар. Препарат Русиядә августның беренче яртысында теркәлде. The Lancet халыкара фәнни журналында аны сынауның нәтиҗәләре турында мәкалә дөнья күрде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: