Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2020, 10:40

10 сентябрьдә Башкортстанда көннәр салкынайта һәм яңгырлар башлана

Синоптиклар алдагы өч көнгә һава торышын хәбәр итте

Башгидромет мәгълүматы буенча, 9 сентябрьдә республикада көннең аязлы-болытлы, явым-төшемсез булуы көтелә. Җил көньяктан – секундына 8-13 метр. Урыны белән секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал.
Һава температурасы көндез — 22-27 градус.
10 сентябрьдә төбәктә бераз яңгыр ява. Төнлә көнчыгышта явым-төшемсез, аерым районнарда яшен.
Һава температурасы төнлә — 9-14, көндез — 14-19 градус.
11 сентябрьдә урыны белән янә бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә — 5-10, көндез — 16-21 градус
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: