Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2020, 16:05

Эшсез гражданнар сентябрьдә балаларга түләүләр ала

Эшсез гражданнар сентябрь аенда балигъ булмаган һәр балага түләү ала

Тиешле карар Русия Хөкүмәте сайтында басылган.
Баласы булган һәр эшсез эшсезлек буенча пособиегә 3 мең сум алырга тиеш. Түләүләр билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган һәм 18 яшькә тиклемге балалары булган 2,8 миллионга якын кешегә өстәмә социаль ярдәм булып тора.
Шушы максатка акча – 8,5 миллиард сум – федераль бюджеттан бүленә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: