Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2020, 17:35

Башкортстанда коронавирустан вафат булганнарның саны 30га җитте

Башкортстанның Саулык саклау министрлыгы коронавирустан тагы бер үлем очрагы турында хәбәр итте. Һәлак булганнарның барлык саны — 30

10 сентябрьгә иртәнге сәгать 10га республикада 8 101 коронавирус инфекциясе расланган.
7 441 кеше терелгән, 148е — соңгы тәүлектә.
Әле 630 кеше дәвалана: 47се — стационарда, 583е чирне җиңел формада үткәрә, алар өйдә.
COVID-19ның яңа корбаны – Уфадан 85 яшьлек ир.
«Ул аорта атеросклерозыннан, гипертония, бөер авыруларыннан җәфаланган», — дип белдерделәр республика Саулык саклау министрлыгында.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: