Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2020, 17:05

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә

Бәләбәй районы хуҗалыкларында урак эшләре 26 114,2 га мәйданда бара

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, барлыгы 19 100 гектар мәйданда бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар чабылган (уҗым – 7400, язгы культуралар – 11 700 га). 18 900 га (72,4 %) мәйданда урылган: уҗым культуралары – 7 400 га, бөртеклеләр – 11 500 га. 42 450 тонна яңа уңыш игене сугып алынган, уртача уңдырышлык – гектарыннан 22, 5 ц.
Урак эшләренә хуҗалыкларда 50 комбайн җәлеп ителгән. Комбайннар да, ягулык-майлау материаллары да җитерлек.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде
Читайте нас: