Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2020, 10:40

Уфада татар зыялылары клубында Башкортстанда татар театры турында фикер алыштылар

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубта «Башкортстанда татар театры. Кичә, бүген, иртәгә» дигән темага очрашу булды

Пандемия аркасында килеп туган озак паузадан соң, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубының чираттагы очрашуында Башкортстанда татар театры турында фикер алыштылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенә сылтама белән хәбәр итте.
Биредә «Башкортстанда татар театры. Кичә, бүген, иртәгә» дигән тема белән Башкортстан һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Байрас Ибраһимов чыгыш ясады.
Ул татар театрларының үткәненә, бүгенге көн татар спектакльләренә тукталып үтте. Шулай ук татар театрының киләчәге турында да килгән кунаклар белән үз фикере белән бүлеште.
Чарада дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, профессорлар, тарих фәннәре кандидатлары катнашты. Аралашу бик җылы мөгаләмәдә үтте, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: