Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2020, 19:10

Эшлекле очрашу

Бәләбәй районына Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Инга Юмашева килде

Инга Альберт кызы “Башкортстан кешеләре – төбәк кешеләре” проектының авторы, ә анысы, үз чиратында, якташлар белән эшләүне оештыра һәм республикадан чыккан күренекле кешеләрне кече ватаннары мәнфәгатьләрен яклауга җәлеп итә.
“Җәмәгать оешмасының әгъзасы булып безнең төбәк белән рухи бәйләнешне тойган һәркем тора ала. Кемдер Башкортстанда туган һәм биредә иң яхшы елларын уздырган, кемдер башкорт мәдәниятен ярата яки аның искиткеч табигатенә битараф түгел, кемдер төбәктә эшлекле яки иҗади проектларны гамәлгә ашыра. Безнең барыбызны да республика белән нидер бәйли, шуңа күрә без барыбыз да – Башкортстан кешеләре", – дип билгеләде Дәүләт Думасы депутаты.
Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, кунакны каршылап: “Районыбыз үсеше өчен без теләсә нинди хезмәттәшлеккә ачык. Безгә яңа биеклекләр яулау өчен Бәләбәй районында да, аннан читтә дә актив һәм максатчан кешеләр кирәк”, – дип ассызыклады.
Әңгәмә барышында Азат Сәхәбиев белән Инга Юмашева Башкортстаннан читтә яшәүче якташларыбыз белән эшләүне оештыру һәм район үсеше перспективалары турында сөйләштеләр.
Мәртәбәле кунак Надеждин авылындагы Аксаковлар гаиләсе музеена сәфәр кылды. Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты андагы экспозицияләрне зур кызыксыну белән карап чыккач, күренекле якташларыбыз турындагы тарихны саклап кала алган өчен рәхмәт белдерде. Очрашуның азагында мәктәп укучылары Инга Юмашева өчен курчак ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм шуларның иң матурын истәлеккә бүләк иттеләр.
Светлана Шириня.
Читайте нас: