Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2020, 19:45

Бәләбәйнең “Скандинавия әбиләре"

Бу көнне кояш үзенең нурларын кызганмады, шуңадырмы кешеләрнең кәефләре дә бик күтәренке иде. “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге янәшәсендәге мәйданчыкта дәртле көйләр, моңлы җырлар, күңел кылларын тибрәндерерлек шигырьләр яңгырап торды

Монда шәһәребезнең иң актив һәм иң тату пенсионерлары җыелганнар иде. Ә аларның барсын да бер яраткан шөгыль – скандинавия йөреше берләштерә иде.
Өлкәннәр быелгы елны бик актив үткәрделәр. Ә әлеге җыелыш – шуның йомгагы иде. Алар саф һавада дәртле музыка астында төрле күнегүләр ясадылар, кызыклы бәйгеләр үткәрделәр. Өлкәннәрнең хәтта үз командалары да бар иде – “Пионерлар, алга!”, “Тиктормаслар”, “Салават күпере”.
Тамашаны социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Хәрәкәтләнү һәм аралашу” программасы кысаларында оештырган иде. Проектның уңай яклары бик күп. Иң мөһиме – программа пенсия яшендәге кешеләргә скандинавия йөреше, фитнес, йөзү төркемнәрендә бушлай шөгыльләнергә мөмкинчелек бирә. Ә бу исә күтәренке кәеф һәм яхшы сәламәтлек дигән сүз.
Актив тормыш алып баручы шушы төркемгә йөрүчеләрнең саны илледән артык. Яшьләре дә төрлечә – 60тан 80гә кадәр.
Бу күңелле җыенга кунаклар да чакырылган иде. “Хәрәкәт һәм аралашу” проектын хуплаганнары өчен “Чемпион” спорт сарае, “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге, “Бәләбәй хәбәрләре” иҗтимагый-сәяси гәзите җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фитнес, аква-аэробика, скандинавия йөреше буенча тренерлар Светлана Чугункина белән Лилия Садовникованың исемнәре бик зур хөрмәт белән телгә алынды. Тамаша азагында чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Ася Кәбирова.
Читайте нас: