Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2020, 10:30

Грипптан прививканы вакытында ясатыгыз!

Хөрмәтле Бәләбәй шәһәре һәм Бәләбәй районы халкы!

2020 елның 12 сентябрендә сәгать 10нан 17гә тиклем халыкка уңайлы булсын өчен күчмә медицина комплексында (автобуста) Бәләбәй шәһәре, Интернацинональ урамы, 75 а (“Үзәк” корпорациясе” кибете) артындагы мәйданчыкта грипптан вакцина ясау оештырылачак.
13 сентябрьдә сәгать 10нан 17гә тиклем вакцинаны Бәләбәй шәһәре, Пионер урамы, 58 адресы буенча ясатырга мөмкин булачак.
Үзегез белән шәхесне раслаучы документ алуыгызны сорыйбыз.
Прививка алдагы эпидемиологик мизгелдә көнүзәк булачак грипп вирусыннан ышанычлы саклану тәэмин итәчәк, шулай ук кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очракларын киметәчәк.
Гриппны дәвалауга караганда аны искәртү яхшырак! Вакытында эшләнгән прививка – сезнең сәламәтлегегезнең нигезе һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгы гаранты.
Бәләбәй Үзәк район хастаханәсе хакимияте.
Читайте нас: