Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2020, 12:05

Бәләбәй башкортлары корылтаенда – яңа җитәкче

Бәләбәй районы башкортлары чираттан тыш корылтай утырышында башкарма комитетка яңа лидер сайлады

Күп еллар корылтайны җитәкләп килгән Сәлих Хәйруллин сәламәтлегенә бәйле үзен бу вазыйфадан бушатуларын сорады. Шул сәбәпле район башкортлары корылтае башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды. Ул – Бәләбәй медицина колледжы директоры Радмир Хәйруллин. Радмир Мөгалим улы моңа тиклем башкарма комитет әгъзасы булып килде.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: