Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2020, 14:50

Ел саен республикада уртача 2,5 мең кешегә «алкоголизм» диагнозы куела

Ел саен республикада уртача 2,5 мең кешегә «алкоголизм» диагнозы куела

2019 елда спиртлы эчемлекләр белән мавыгуга бәйле сәбәпләрдән 519 ир-егет һәм 225 хатын-кыз (барысы 744 кеше) якты дөнья белән хушлашкан, аларның уртача яше – 51. Сәбәпләр арасында аеруча алкоголь кардиомиопатиясы (390 очрак) һәм алкоголь белән агулану (190) киң таралган.
Алкоголизмнан үлем 100 мең кешегә 18,4 очрак тәшкил итә. Моны инфекция (22,2), үз-үзеңә кул салу (18,2), транспортта бәхетсез очракларның барлык төрләре (12,7) белән чагыштырырга мөмкин.
Шәһәр халкының алкогольдән үлем коэффициенты 100 мең кешегә – 12, авылда исә 29 очрак тәшкил иткән.
Соңгы биш елда 5,6 мең кеше исәптән төшерелгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: