Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2020, 10:30

Республикада яшәү минимумының уртача күләме 10 015 сум кимәлендә расланды

Башкортстанда 2020 елның II кварталы өчен яшәү минимумының уртача күләме расланды. Республика хөкүмәте карарына ярашлы, җан башына яшәү минимумының уртача күләме — 10 015 сум

Халыкның төп социаль-демографик төркемнәре өчен яшәү минимумы түбәндәгечә билгеләнде: эшкә сәләтле халыкка — 10 641 сум, пенсионерларга — 8 155 сум, балаларга — 10 077 сум.
Хәтерегезгә төшерәбез, яшәү минимумы күләме квартал саен куллану кәрзи­не һәм Федераль дәүләт статистика хезмәте республика буенча территориаль органының азык-төлеккә, башка товарларга, хезмәтләргә куллану хаклары кимәле турындагы мәгълүматлары нигезендә билгеләнә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: