Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 10:15

Башкортстан Хөкүмәте «Салават Юлаев» хоккей клубын финанслауга бюджеттан субсидия бүлә

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы эшмәкәрлеген финанслау өчен бюджеттан субсидия бүлү турында республика хөкүмәте карарына кул куйды

Акча эш хакына, календарь планга кертелгән спорт чаралары белән бәйле чыгымнарны каплауга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, милекне тотуга, хуҗалык ихтыяҗына юнәлтелә.
Уфа хоккей клубының исә үз спорт мәктәбе, ярышларда катнашу мөмкинлеге булырга, инновацион физкультура һәм спорт программаларын гамәлгә ашыруда, коммерциягә карамаган оешмаларга грант ярдәмендә катнашырга тиеш.
Моннан тыш, клубның салымнар, страховка взнослары буенча бурычы булмавы зарур, аңа карата бөлгенлек яки үзгәртеп кору процедурасын куллану мөмкин түгел.
«Салават Юлаев» хоккей клубының устав капиталында чит ил юридик берәмлекләренең өлешө 50% күбрәк була алмый.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: