Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 13:35

Башкортстанда 67 укытучыда һәм укучыда COVID-19 таптылар

Уку елы башыннан коронавирус инфекциясе Башкортстанның 67 укытучысында һәм укучыларында расланды. Бу хакта РБ хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итте

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 41 мәктәптән 853 укучы карантинда. Республиканың көллият һәм техникум студентлары һәм укытучылары арасында таҗ белән зарарлануның расланган бер генә очрагы да юк, дип билгеләп үтте Айбулат Хажин. РБ башлыгы Радий Хәбиров түрәләрнең иллюзияләре булырга тиеш түгел, дип билгеләде. Аның фикеренчә, балалар арасында йоктыру саны зур түгел, димәк, республикада COVID-19 дулкынын әлегә тоткарлыйлар.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: