Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 18:45

Республикада 8 254 кешедә COVID-19 ачыкланган

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 31 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте республиканың саулык саклау министры Максим Забелин бүген хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә

Пандемия башланганнан алып Башкортстанда барысы 8 254 COVID-19 очрагы расланган.
Бүгенгә яңа коронавирус инфекциясен йоктырган 31 пациент стационарда дәвалана, аларның икесе – авыр хәлдә.
«7 722 кеше хастаханәдән чыгарылган, аларның 56сы – соңгы тәүлектә, атнасына – 541 кеше. Бездә чирлеләрнең гомум саныннан 93,5 проценттан артыгы терелгән дә инде, — диде Забелин. — Тәүлек эчендә коронавирустан вафат булу очрагы юк. Мәрхүмнәр саны элеккечә 31 кеше тәшкил итә».
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: