Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2020, 16:45

Башкортстанда 287 мең кеше гриптан прививка ясаткан

Башкортстанда 287 меңгә якын кеше грипка каршы прививка эшләткән, дип белдерде республиканың Саулык саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә

Министр әйтүенчә, быел республикада барысы 2 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла. 516 мең микъдардагы вакцинаның беренче партиясен 25 сентябрьгә тамамлау көтелә.
«Вакцинаны икенче тапкыр китерүләрен көтәбез», — дип өстәде Саулык саклау министрлыгы җитәкчесе.
Прививка балаларга 6 айдан башлап, укучыларга, студентларга, шул исәптән медикларга, торлак-коммуналь хуҗалык, транспорт, мәгариф хезмәткәрләренә, 60 яшьтән олыларга, йөкле хатын-кызларга ясалырга тиеш.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: