Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2020, 20:15

Республикада яңа уңыш чөгендереннән шикәр җитештерү башланды

Башкортстанда яңа уңыш шикәр чөгендереннән шикәр җитештерү башланды, дип хәбәр иттеләр республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән

Төбәктә шикәр чөгендерен җыю үткән атнада башланды. Бүген республиканың чөгендер чәчкән 24 районының тугызында татлы тамыразык җыю белән шөгыльләнәләр.
Быел шикәр чөгендеренә барысы якынча 28,8 мең гектар бүленгән. Әлегә чәчелгән мәйданның 18% үзләштерелгән, 170 мең тонна чөгендер казып алынган. Һәр гектардан уртача уңыш – 334 центнер.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: