Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2020, 10:15

Җылы булачак!

Бәләбәй районы администрациясендә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителде

Бәләбәй районында 16 сентябрьдән балалар бакчаларына, мәктәпләргә, медицина учреждениеләренә җылылык бирү башлана. Карар нигезендә торак йортларга җылылык 21 сентябрьдән килә башлаячак.
– Быел җылыту сезонын һава шартларының гадәти вакытыннан алда башлыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме – балалар һәм халык арасында авыруларның артуына юл куймау, – дип ассызыклады район җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Азат Сәхәбиев.
Светлана Шириня әзерләде.
Читайте нас: