Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2020, 10:40

Башкортстан парламенты премьер-министр вазыйфасына Андрей Назаровның кандидатурасын карый

Башкортстанда республика Дәүләт Җыелышының көзге сессиядәге беренче пленар утырышының көн тәртибенә үзгәрешләр кертелде – республика хөкүмәте премьер-министры вазыйфасына Андрей Назаровның кандидатурасын карау турында мәсьәлә чыгарылды

Бу карар парламент президиумы утырышында кабул ителде, дип белдерделәр Башкортстан Республикасы Корылтаеның матбугат хезмәтендә.
«Республика Конституциясенең 87нче статьясына һәм «Башкортстан Республикасы Хөкүмәте турында» Законның 7нче статьясына ярашлы, премьер-министрны парламент ризалыгы белән республика башлыгы билгели. Безгә Андрей Назаровка документлар пакеты тапшырылды, бүген без аның кандидатурасын карыйбыз», — диде Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Регламент буенча, кандидат пленар утырышта үзенең кыскача эш программасы белән чыгыш ясарга, депутатларның сорауларына җавап бирергә тиеш.
Әгәр сайланган депутатларның яртысыннан артыгы Андрей Назаров өчен тавыш бирсә, Дәүләт Җыелышыннан ризалык алынган дип исәпләнә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: