Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2020, 14:40

Башкортстанда октябрь ае койма яңгырлардан башлана

Башкортстанда октябрь башына якынча фараз билгеле булды

«Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, көзнең икенче аеның тәүге көннәрендә үк яңгырлар башлана, алар кимендә атна буена дәвам итә.
5 октябрьдән соң һава температурасы әкренләп түбәнәя башлый һәм көндез +4, +9 градус була. Төнлә термометр баганасы -1 градускача төшүе ихтимал.
Синоптиклар әлегә беренче кар турында фаразга саклык белән карый. Хәтерегезгә төшерәбез, 2019 елда Уфада тәүге кар 23 сентябрьдә яуган иде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: