Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2020, 20:00

Республикада коронавирусның 32нче корбаны: Уфада 34 яшьлек ир вафат булган

Уфада 1986 елгы ир коронавирустан вафат булган. Ул чир корбаннарының күңелсез исемлеген тулыландырды

Республика Саулык саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, мәрхүм башка авырулардан да җәфаланган: симерү, ДВС-синдромы, коронар артерия тромбозы.
Ведомствоның 16 сентябрьгә мәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус йоктырган. Чирлеләрнең барлык саны 8 286га җиткән. COVID-19 белән авырган 32 пациент стационарда дәвалана. Аларның берсе – авыр хәлдә.
473 кеше амбулатор шартларда дәвалана. Бер тәүлектә 27 кеше хастаханәдән чыгарылган, барлыгы 7 749 кеше терелгән.
Тәүлек эчендә 112 пневмония очрагы теркәлгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: