Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2020, 10:30

2021 елда ана капиталы беренче балага – 483 мең, икенчесенә 639 мең сумга тиклем арта

Русиянең Хезмәт министрлыгында 2021 елда ана капиталына индексация үткәрү турында белдерделәр

Беренче балага түләү 483 882 сум була. Әгәр гаилә беренче балага ана капиталы алмаган икән, икенчесенә түләү 639 432 сум тәшкил итә. Кире очракта, икенче бала туган өчен 155 550 сум бирелергә тиеш.
2021 елда ана капиталын түләүгә барлыгы 443,3 миллиард сум планлаштырылган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: