Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2020, 17:55

Койма яңгырлар, җепшек кар һәм бозлавык: синоптиклар Башкортстанда һава торышының алмашынучан булуын хәбәр итте

Башкортстанда ял көннәрендә һава шартларының бозылуы көтелә

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә, 19 сентябрьдә, кыска вакытлы җылы саклана, ләкин көннең икенче яртысында җил көчәя, көнбатыш районнарда яңгырлар башлана.
Көньяк Урал өстендә өерелгән циклоник давыл аркасында якшәмбе, 20 сентябрьдә, һава торышы бөтенләй бозыла. Тоташ республикада яңгыр ява башлый. Һава температурасы көндез +7,+12 градустан югары күтәрелми.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: