Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2020, 12:50

Русия укучылары өчен мәктәп менюсында дини үзенчәлекләр исәпкә алыначак

Яңа санитар кагыйдәләр әзер һәм хәзер фикер алышу стадиясен уза

Укучыларның туклануын оештыру буенча яңа санитар кагыйдәләр һәм нормативлар мәктәпләрдә меню төзегәндә дини һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алачак. Шулай ук хроник авырулар булган балалар өчен махсус меню төзергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкунга сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Меню төзегәндә милли, региональ һәм дини үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бар. Шулай ук меню төзегәндә махсус туклану режимында булган балалар өчен дәвалаучы табиб киңәшләре дә исәпкә алыначак», — диде Шевкун.
Шевкун яңа санитар кагыйдәләр әзер булуын һәм хәзер фикер алышу стадиясен узуын да әйткән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: