Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2020, 16:10

Бәләбәйлеләр республика даны өчен алышачак

19-40 яшьлек ир-атлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионатында призлы урыннар өчен Башкортстан җыелма командасы составында Бәләбәйнең "Чемпион" спорт клубының ике вәкиле көрәшәчәк

Уфада рингка Русиянең спорт осталары Александр Сорокин һәм Денис Габдрафиков чыгачак. Чемпионат 21-26 сентябрьдә Башкортстанда уза.
Гөлнара Мурзина.
Читайте нас: