Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2020, 00:10

Путин Медведевны, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, орден белән бүләкләде

Русия Иминлек Советы Рәисе урынбасары өченче дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән

Русия Президенты Владимир Путин Русия Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведевны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ РФ хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.
Документ текстында әйтелгәнчә, Медведев «дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бүләкләнгән.
Элегрәк Русия Иминлек Советы Рәисе урынбасары II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2005 елда) һәм I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2015 елда) белән бүләкләнгән иде.
Русиянең элекке президенты һәм Премьер-министры Дмитрий Медведка 14 сентябрьдә 55 яшь тулды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: