Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2020, 10:10

Уфа сылуы «Мисс Евразия-2020» халыкара матурлык конкурсында Гран-при яулады

18 илдән һәм төбәктән 24 кыз «Мисс Евразия-2020» исеме өчен көрәште

Уфа кызы Лилия Гыйльмиярова, кайсы бер дәгъвачыларын артта калдырып, Гран-при яулады. Кыз әйтүенчә, бу исем Израиль чибәре лаек булган «Мисс Евразия» титулы белән номинациягә тиң дип әйтергә мөмкин.
«Яз көне, карантинда утырган вакытта, Мисс Максим конкурсында катнашырга булдым һәм журнал версиясе буенча 4000 гариза арасыннан илнең иң сылу өч хатын-кызы исәбенә кердем, — дип язды Лилия. — Ә бүген мин Истанбулда үткән «Мисс Евразия-2020» халыкара гүзәллек конкурсы Гран-приен һәм таҗын кулыма алдым. Туган республикам исеменнән чыгыш ясавым белән бәхетлемен. Башкортстан кызлары искиткеч чибәр, дип юкка гына әйтмиләр бит!».
Билгеле булуынча, Лилиянең Уфада бию студиясе бар.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: