Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2020, 19:55

Ламса, Гранлунд һәм Башкиров: «Салават Юлаев» хоккей клубында коронавирус табылды

«Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы Казан һәм Мытищи шәһәрләрендә булып кайтканнан соң яңа коронавирус инфекциясенә тикшерү үтте. Республика командасының өч вәкилендә: баш тренер Томи Ламсада, форвардлар Маркус Гранлундта һәм Данила Башкировта чир табылды

«Тренер һәм уенчылар диагнозны раслау өчен өстәмә тикшерү үтәргә җибәрелде. Барысының дә хәле уртача. Ламса, Гранлунд һәм Башкиров хәзер изоляциядә утыра. Виктор Козлов вакытлыча җитәкләгән тренерлар штабы «Сочи» белән уенга әзерлек эшен дәвам итә», — дип аңлатма бирде бу хәлгә «Салават Юлаев»ның генераль директоры Александр Курносов.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: