Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2020, 10:45

Радий Хәбиров чиктә торып калган Кыргызстан гражданнары турында: «Аларга ярдәм итәргә кирәк»

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Кыргызстан гражданнарын үз биләмәләренә урнаштырган шәһәр һәм район башлыкларына рәхмәт әйтте

Хәтерегезгә төшерәбез, 1 700дән артык кыргыз Казахстан белән Ырынбур өлкәсе чиге ябылуы сәбәпле Башкортстанның Көергәзе районында калырга мәҗбүр булды, дип хәбәр иткән иде «Башинформ». Хәлне республика башлыгы контрольгә алды. Чит ил гражданнары республиканың көньягындагы җиде муниципалитетта вакытлыча тору пунктларына урнаштырылды. Алар өчен кайнар аш, медицина күзәтүе оештырылды, җәмәгать тәртибен саклаучылар да бар.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров әйтүенчә, әлеге вакытта Казахстан белән чикне ачу турында сөйләшүләр алып барыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: