Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2020, 16:30

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан яңа коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 35нче пациентның вафат булуын хәбәр иттеләр

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 35нче пациент якты дөнья белән хушлашкан. Ул – Белорет шәһәреннән 55 яшьлек ханым

Статистикага ярашлы, 2020 елның 22 сентябренә республикада 8 487 кешедә COVID-19 диагнозы расланган. Тәүлегенә 35 пациентка арткан. Хәзер 41 чирле хастаханәдә, аларның өчәве – авыр хәлдә. Ә 510 кеше өйдә дәвалана.
Бер тәүлектә – 11, барлыгы 7 901 пациент вирусны җиңгән.
Тәүлек эчендә Башкортстанда 108 кешедә пневмония диагнозы расланган, 96сы терелеп чыккан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: