Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2020, 10:25

Башкортстанда минус өч градускача кырау төшүе һәм «әбиләр чуагы» көтелә

Башкортстанда туфракта һәм һавада кырау көтелә

Чәршәмбе, 24 сентябрьдә, башлыча явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, җиңелчә.
Һава температурасы төнлә 0-5 градус, урыны белән 0,-3 градуска тиклем түбәнәя, һавада һәм туфракта кырау төшүе мөмкин.
Көндез һава 10-15 градускача җылына.
Пәнҗешәмбе, 25 сентябрьдә, һава торышы әллә ни үзгәрми. Көндез 17 градуска тиклем җылыта.
Башгидромет хәбәр итүенчә, озакка сузылган салкын һәм яңгырлы көннәрдән соң 24 сентябрьдән һава шартлары яхшыра башлый. Русиянең Европа өлешенә һәм Уралга көчле антициклон килә, шуңа болытлар таралып, коры көннәр башлана.
Якынча мәгълүматлар буенча, республикада җылы «әбиләр чуагы» сентябрь азагына тиклем саклана.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: