Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2020, 19:45

Республикада 37 кеше үз теләге белән коронавирустан вакцинаны клиник сынауда катнаша

Башкортстанда 37 кеше үз теләге белән яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаны теркәүдән соң клиник сынауда катнаша

Аларның барысы да көндәлек алып барырга һәм анда үзләрен ничек хис итүләре турында язарга тиеш. Республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренчә, вакцина ике этаптан тора. Беренчесе – шушы көннәрдә, икенчесе өч атнадан китерелә.
«Вакцинация Уфаның 52нче поликлиникасында планлаштырыла. Вакциналарның киләсе партиясе күбрәк була һәм октябрь азагына – ноябрь уртасына вакцинаны теркәүдән соң сынау чоры тәмамлана», – диде Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары.
Ведомство вәкиле билгеләвенчә, коронавирустан вакцинаны -18 градустан түбән булмаган температурада сакларга кирәк. Ләкин тиздән поликлиникаларга башка төрдә тәкъдим ителгән препарат китерелә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: