Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2020, 10:55

Депутатларга таныклыклар тапшырылды

Бәләбәй районы хакимиятендә Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы Советының беренче утырышы узды. Бәләбәй муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Минзилә Шәймәрданова бишенче чакырылыш депутатларына тантаналы шартларда таныклыклар тапшырды

Башкорстанның Бәләбәй районы Советы рәисе итеп депутатлар бертавыштан Сергей Лущицны сайладылар. Сергей Анатольевич коллегаларына ышанычы өчен рәхмәт белдерде һәм Бәләбәй муниципаль районы Советы депутатларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Утырышы эшендә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиков, Башкортостан Республикасы Башлыгының Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре идарәсе башлыгы Татьяна Саенко, БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, БР Дәүләт техника күзәтчелеге башлыгы Ринат Галимов, Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, Башкортостан Республикасы Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән элемтә идарәсе баш киңәшчесе Наил Габделгузин катнашты.
Шул ук көнне Башкортостан Республикасының Бәләбәй районы шәһәр биләмәсе Советының беренче утырышы узды. Таныклыклар алгач, депутатлар оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә керештеләр.
Яңа сайланган депутатлар бертавыштан БР Бәләбәй районы шәһәр биләмәсе Советы рәисе вазыйфасына Ришат Низаев кандидатурасын хупладылар.
Светлана Шириня.
Читайте нас: